Туфан Миңнулин
Туфан Миңнуллин – талантлы кеше. Булдыклы, тырыш, үҗәт, эшчән. Кырыклап пьесса, проза әсәрләре авторы. Милләт горурлыгы кем, дигәндә, әлбәттә, аның исеме беренчеләрдән аталырга хаклы. Туфан Миңнуллин – җир кешесе, чын тормышны сурәтли, ихлас яза, зарланмый-сыкранмый, заманны үзенчә ача. Ул – язучы, ул – зур шәхес. Ә олы шәхесләр һәрчак үз халкы, татар язмышы хакында борчылып уйлана. Туфан Миңнуллин кемнәрнедер яклаудан тәм тапкан.
Белешмә
Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында туа. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлый. Авылда төрле эшләр башкара. Казанда бухгалтерлар курсында укып, соңыннан комсомол юлламасы белән Казахстанның Кустанай өлкәсендәге бер колхоз кооперациясендә баш бухгалтер булып эшли. 1956 елда ул Мәскәүдә Щепкин исемендәге театр училищесына укырга керә. Шунда үзенең беренче әдәби әсәрләрен дә яза башлый. Мәскәүдән кайткач, башта Минзәлә драма театрында, аннары Камал тетрында - артист, Казан телестудиясендә - мөхәррир, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр булып эшләп ала. 1968 елдан әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укып кайта.
Драматургның «Әлдермештән Әлмәндәр», «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Миләүшәнең туган көне», «Ай булмаса, йолдыз бар», «Моңлы бер җыр» һ.б. пьесалары буенча куелган спектакльләрен татарлар гына түгел, башка милләт халыклары да бик яратып карыйлар. Туфан Миңнуллин күп тапкырлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат итеп сайлана. Олуг хезмәтләре югары бәяләнә. Ул М.Җәлил, Г.Тукай, Станиславский премияләре иясе, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре. Туфан Миңнуллин 2012 елның 2 маенда Казанда үлә. Әдип Казанның Яңа бистә зиратында җирләнә.
Туфан гадәтләре
Бөек талант ияләре сәер гадәтләрсез булмый. Туфан Миңнуллин да искәрмә түгел. Менә шуларның кайберләре.
Олпат язучы, мәртәбәле шәхес, танылган драматург булса да, Туфан Миңнуллин беркатлы, сабый холыклы була. Шулай булмаса, Мәскәүнең Съездлар сараенда үзалдына куелган «ТАССР» дигән язуның «А» хәрефен каләм белән сызып утыра алыр идеме икән? Татарстанның автономия кысаларыннан чыгып, союздаш республика булырга дәгъва белдергән еллары була бу. Туфан Миңнуллин – ул чакта СССР халык депутаты. Татарстан үзен бәйсез дәүләт дип игълан иткәч, ул, каләмен алып, әлеге язуның «А» хәрефен сызып ташлый. Моның каршына тагын «ТАССР» дип язылганны китереп куялар. Ул тагын сыза. Әллә ничә мәртәбә шулай кабатлангач, түземнәре бетә һәм, ниһаять, үзгәртеп, «ТССР» дип язарга мәҗбүр булалар...
Туфан Миңнуллин самолетта очмый. Кая гына барасы булса да, очкычка утырмый, поездны, машинаны яисә атны сайлый. Гүя аның күңелендәге уйлар, хыяллар, кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр шулкадәр күп һәм саллы булып, ул самолетның аларны күтәрерлек көче барлыгына ышанмый. Җир аны үзеннән җибәрмәс, үз янына кире тартып төшерердер, дип шикләнәдер сыман. Бәлки, ул җирдән аерылып китсәм, кире беркайчан да әйләнеп кайтмам, йолдызларга кадәр очармын, дип курыккандыр...
Мәҗлес өстәле янына килеп утыруга, ул, уңга-сулга карамыйча, бар дөньсын онытып, ашарга тотына торган булган. Шулай бераз тамак ялгап алгач, өстәлдән башын күтәреп, ярамас эш эшләгән малай сыман оялып кына, тирә-юньгә күз сала. Мәҗлес әле башланмаган, кунаклар әле утырышып та бетмәгән, ә Туфанның инде тамагы яртылаш туеп та өлгергән...
Туфан Миңнуллинның халәте төрледән-төрле булган кебек, аның киенү рәвеше дә гадәти кешенеке төсле булмый. Хәләл җефете, танылган артисткабыз Нәҗибә Ихсанова: «Туфан гаҗәеп зәвыклы итеп киенә белә», - дип язган булса, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә аңа: «Туфан, бу чалбарыңның үтүк күргәне бармы?» - дип сораган. Ә чынлыкта алар икесе дә хаклы була. Көндәлек тормышта Туфан Миңнуллин бик гади киенә, ул таушалган джинсы чалбар белән чуар күлмәк киеп, башына ковбой эшләпәсе элеп тә урамга чыгарга мөмкин. Тантаналы кичәдә Туфан Миңнуллинны танырлык булмый: аның өстендә яңа гына манекен иңнәреннән төшкән модалы костюм, күз явын алырдай галстук булыр. Ә Сабан туенда, милли бәйрәмнәребездә бөдрә чәчле тубал башына татар түбәтәе менеп кунаклый...
Туфан Миңнуллин саубуллашканда беркайчан да кулын сузмаган. Кул биреп саубуллашсаң, бөтенләйгә аерылышкан кебек буласың дип, моны үзенчә шулай юрый торган булган...
Туфан Миңнуллин һәм без...
Туфан абый безнең тормышка “Авыл эте Акбай” белән керде. Ул спектакльне без кат-кат карадык. Караган саен карыйсы килеп торды. Сәхнәдәге артистлар кебек, үзебезнең дә уйнап карыйсы да килде.
1 нче класста Кафия Закированың “Үрдәк беренчелекне алган“ әсәрен куеп карадык. Булдырабыз икән бит! Гимназия күләмендә Гран- прига лаек булдык.
Укытучыбыз да безгә ышаныч белдереп катлаулырак әсәр, сугыш балалары турында Абдулла Әхмәтнең “Сугыш чоры балалары” дип аталган пьесасын сайлады. Шул чыгышыбыз белән гимназиядә үтә торган “Сәхнә җәүһәрләре” фестивалендә беренче урын, район бәйгесе “Сәйяр” театр фестивалендә катнашып, икенче урын алып, зона этабын да үтеп, Республика күләмендә икенче урынга лаек булдык.
Быел да Гөлфия Җәләлованың “Дөнья булгач, төрле хәлләр була” дип аталган әсәрен сәхнәләшереп, бик матур чыгыш ясадык.
Алга таба да безнең максатлар зурдан - Туфан абыйның үзенең берәр әсәрен сайлап, уйнап карау. Сәхнә ул – сихри икән! Һаман үзенә тартып тора. Анда әле без аңлап бетермәгән бер көч, хикмәт бар...
Юкка гына бөек Тукаебыз: